news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әдәби кафе»да Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» дигән романы тәкъдим ителде

«Бу китапны барлык татар кешесе укып чыгарга тиеш», — дип бәяләде авторның яңа китабын татар җәмәгатьчелеге.

«Әдәби кафе»да Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» дигән романы тәкъдим ителде
Абдул Фархан

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, язучы-прозаик Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» дип аталган романы тәкъдим ителде.

«Казан утлары» журналы быел кесә форматындагы китаплар чыгара башлады. Хәзергә 30 китап дөнья күрде. Бу — революцион күренеш. Кеше татарча китапны чират торып укый. Моннан тагын да сөенечлерәк хәл була аламыни? Зиннур әфәнде дә шундый форматка кызыкты. Бу — «Сәхнә» редакциясенең бер проекты», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров фикеренчә, «Хур кызлары» романы киң җәмәгатьчелектә дөнья масштабындагы проблемага игътибар юнәлтүче әсәр буларак кабул ителә. «Безнең күп гасырлы татар әдәбиятында яхшы итеп сәнгать югарылыгында эшләнгән хатын-кыз образлары байтак: ул Кол Гали, Габделҗаббар Кандалыйдан башлана», — дип искәртте ул.

«Хатын-кыз — Аллаһы Тәгаләгә иң якын торган зат. Хатын-кыз образы дөньяда хәзер ничек кенә мәсхәрәләнми, аңа төрле яклап һөҗүм бара. Көнбатышта анадан тума кызлар аерым сәяси пикетларга чыга. Кызлар күкрәкләренә буяу сылап, картиналар иҗат итә. Бу күренешкә дин күзлегеннән шунда ук бәя биреп була. Әмма дөнья ахырзаман билгеләрен шушы рәвешле күрсәтә. Бу романда шундый уйларга этәрә торган урыннар күп», — ди ул.

Шагыйрь сүзләренчә, хәзерге җәмгыятьтә ана образы төшә бара, чөнки ана булырга әзерләнүче кызлар күп түгел. «Ана булып уйнаучы сабыйлар да аз күренә башлады. Мәктәптә без укытучы апаларга изге зат итеп карый идек. Ә хәзер аларны бер яктан укучылар җәберли. Икенче яктан, кайбер укытучы кызлар хәтта балаларны бозыклыкка өстери», — дип саный Зиннур Мансуров.

Драматург Мансур Гыйләҗев фикеренчә, бу роман тагын бер тапкыр зур тираж белән нәшер ителергә, аны барлык татар кешесе укып чыгарга тиеш. «Котычкыч тема. Дөньяви. Хатын-кызның язмышы фаҗигагә әйләнә икән, без ахырзаманга якынлашабыз, дигән сүз», — диде ул.

«Укый башлагач әсәргә кереп булмый, кайта-кайта укырга кирәк. 1990 еллар ахырында җәмгыятебездә зур үзгәрешләр булды. Романда Зиннур әфәнде татар кызларының ролен ачарга тырышкан. Автор өч кыз язмышын күрсәтә. Шәһәргә киткән авыл кызының нәрсәләр эшләгәне күренә», — диде Биектау районының «Ак калфак» җитәкчесе Гөлсинә Шакирова.

Роман авторы Зиннур Хөснияр романдагы барлык геройларның үзенең язмышыннан алынганын әйтте. «Анда минем тормыш иптәшем дә, кызым да бар», — дип әйтте ул. Соңыннан Зиннур Хөснияр автограф-сессия уздырды һәм түгәрәк өстәлдә укучыларның сорауларына җавап бирде.

«Хур кызлары» романы 7 мең тираж белән Киров өлкә типографиясендә басылып чыккан. Роман 272 биттән тора. Әсәр аудиокитап рәвешендә «Сәхнә» журналында чыккан. Романда сүз эстрада артисты булырга хыялланучы яшь кызлар хакында, аларны төрле юллар белән алдап-йолдап, яшь язмышларны һәлакәткә илтүче кара көчләр турында бара. Китапны «Әдәби кафе»да һәм Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100