Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Әдәби ишегалды” чараларында Казанда 20 меңнән артык кеше катнашты
Татарстан башкаласындагы Мәдәният елы чараларын киңрәк аудитория күрергә-белергә тиеш – И.Метшин
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Мәдәният елы чаралары буенча хисап тоткан Башкарма комитет башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында Мәдәният елын ачу 2014 елның истәлекле вакыйгасы булды, Мәдәният елында Казан, Төрки илләр һәм төбәкләрнең мәдәният министрларының даими советы карары белән, төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Казанның мәдәни тормышы быел шактый бай эчтәлекле булды, традицион Ф.Шаляпин исемендәге XXXII опера фестивале, Р.Нуриев исемендәге XXVII классик балет фестивале, X Казан мөселман киносының юбилей фестивале (анда быел Казан шәһәре мэрының махсус призы булдырылды), “Аксенов-фест” кебек чаралар үткәрелде, яңалары гамәлгә кертелде. Чөнки теге яки бу мәдәни объектларда гына төрле мәдәни чаралар үткәрү белән канәгатьләнү генә аз кебек тоелды, халык арасына чыгу отышлы дип күрелде. Мисалга, классик һәм заманча шигъриятне популярлаштыру максатыннан, Казанда җәен 24 “Әдәби ишегалды” оештырылып, анда Евгений Евтушенко, Константин Хабенский, Сергей Безруков, Мария Голубкина һ.б. гомумтанылган иҗатчылар чыгышларын 20 меңнән күбрәк кеше тамаша кылды, китап укуның кешелек өчен мөһимлегенә игътибар юнәлтелде, шулай ук “Мәдәни күчеш” (“Культурный сдвиг”) урам фестивале 17 меңләп кешене үзенә җәлеп итте. Әлеге уңышлы пролектлар киләсе Әдәбият елында да гамәдә булачак, Татарстанда исә ул Парклар һәм скверлар елы буларак билгеләп үтелә, димәк, күп кенә чаралар нәкъ менә паркларда һәм скверларда үткәреләчәк. “Авыл клублары” дип аталган Президент программасы ярдәмендә быел Казанда Кадыш һәм Красная Горка бистәләрендә мәдәният йортлары ачылды. Шул рәвешле, Казанның мәдәни тормышында җанлану сизелерлек булды. Мәдәният елында шәһәр музейлары да кызыклы күргәзмә проектлары белән сөендерде. Әйтик, Лондонның Виктория һәм Альберт V&A музее “Эрмитаж-Казан” музеена беренче тапкыр заманча ислам сәнгате күргәзмәсен алып килде, ә Сынлы сәнгать музеенда Николай Рерихның картиналары күргәзмәсе үтте.
Шулай ук танылган опера теноры Пласидо Домингоның “Operalia” конкурсы җиңүчесе Аида Гарифуллина белән концерты, беренче тапкыр “Алтын Казан” татар мюзиклы куелуы да зур вакыйга булды. Велимир Хлебниковка багышланган мәгълүмати-мемориал стенды ачылу шулай ук Казанның әдәби тормышы өчен якты вакыйгаларның берсе буларак билгеләп үтү урынлы, дип сөйләде Н.Гречанникова.
Аның сүзләренчә, киләсе елда Казанда Василий Аксенов исемендәге сквер барлыкка киләчәк, ә “Казан” милли мәдәният үзәгендә Федор Шаляпин исемендәге музей ачылачак, хәзергә эскиз эшләре бара.
“Татарстан башкаласында Мәдәният елы нәтиҗәле, уңай нәтиҗәләр белән узды. Моңа кадәр эшләгәннәрне без, һичшиксез, дәвам итәргә һәм Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Әдәбият елында яңа чаралар белән баетырга тиешбез”, - дип нәтиҗә ясады киңәшмәгә рәислек иткән Казан мэры Илсур Метшин. Татарстан башкаласы Мәдәният елын ничек уздыруы, ирешкән уңышлары турында, күбрәк халык белсен өчен, телеканаллар, аерым алганда, республиканың “элек Татарстанда яшәүчеләрне берләштерә һәм безнең этник кардәшләрне дә колачлый торган “ТНВ” каналы һәм федераль “Культура” каналы аша да яктыртырга” чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз