news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әдәби бәйгедә җиңгән әсәрләр электрон-, аудиокитап һәм традицион китап булып чыгачак

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурсның нигезләмәсе буенча, җиңүче әсәрләрнең авторлык хокуклары Татарстан китап нәшриятына тапшырыла.

Әдәби бәйгедә җиңгән әсәрләр электрон-, аудиокитап һәм традицион китап булып чыгачак
Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңа әдәби бәйгедә җиңгән әсәрләр электрон-, аудиокитап һәм традицион китап булып чыгачак. Оештыручылар «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдим иткән әдәби конкурсны үткәрү тәртибе турында сөйләделәр.

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурсның нигезләмәсе буенча, җиңүче әсәрләрнең авторлык хокуклары Татарстан китап нәшриятына тапшырыла. Бу Нәшрият әлеге әсәрләрдән өч форматта - электрон-, аудиокитап һәм традицион китап чыгара алсын өчен эшләнә.

«Нигезләмәгә авторлык хокуклары турындагы пунктны юристлар кертте. Сүз җиңүче әсәрләр турында бара һәм алар белән алдагы этапта аерым килешүләр эшләнәчәк. Алар аудиокитаплар яздыру белән максатчан шөгыльләнгәнгә күрә бу эш аларга йөкләнде», — дип аңлатты бу гамәлне «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин

«Бу җиңүче әсәрләрне алга таба этәрү өчен кирәк дигән изге максаттан торып эшләнәдер», — дип фаразлады халык язучысы Ркаил Зәйдулла.

Рөстәм Галиуллин әлегә бу җиңүче әсәрләрне тарату механизмнары эшләнеп бетмәгән булуын әйтте. «Без әлегә әсәрләрне туплаучылар гына. Конкурсның әлегә жюриы да ачыкланмаган, тарату буенча барлык финанслар да каралып бетмәгән», — диде ул.

  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар — роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. Иң зур призның күләме — роман жанрында 1 урын өчен 500 мең сум. 
news_right_1
news_right_2
news_bot