Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәшгульлек үзәге Татарстанда эш тәҗрибәсе булмаган белгечләрнең уртача хезмәт хакын атады
Татарстанда эш тәҗрибәсе булмаган белгечләрнең уртача хезмәт хакы 30 меңнән 63,5 мең сумга кадәр тәшкил итә. ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.
«Тармаклар буенча мондый белгечләргә иң зур хезмәт хакын файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә (63,5 мең сум), төзелештә (59 мең сум), транспорт һәм логистикада (56,2 мең сум), эшкәртү сәнәгатендә (55,4 мең сум) түлиләр», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Әмма, яңа һөнәри өлкәдә башлангыч керем алу өчен, алты ай эшләргә кирәк. Һөнәр буенча керемнең уртача дәрәҗәсенә ирешү өчен бер-ике ел таләп ителә. Даими үсеш шартларында югары керемгә ирешү өчен өч-биш ел вакыт китәчәк, дип өстәделәр ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз