Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда эшсезләрнең күпчелеге - югары белемле кешеләр
Татарстанда эшсезләрнең күпчелеген югары белемле хатын-кызлар һәм пенсия алды яшендәгеләр тәшкил итә. ТР Мәшгульлек үзәгендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.
«Эшсезләрнең яртысыннан артыгы - югары белемле кешеләр (52 процент). 32 процентының урта һөнәри белеме бар. 50 яшьтән өлкәнрәкләр барлык эшсезләрнең 36 процентын тәшкил итә. 16-29 яшьлекләр минималь дәрәҗәдә тәкъдим ителгән, алар 7 проценттан артмый», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Эшсезләрнең өчтән берен диярлек (32 процент) эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче кешеләр тәшкил итә. Инвалидлар – 6 процент, ә бер елдан артык эш таба алмаучылар саны – 7 процент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз