news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казанда кыргыз киносы көннәре узачак

12-14 декабрьдә Казанда «Мир» кинотеатрында Кыргыз киносы көннәре узачак. Кыргыз һәм рус язучысы, шулай ук дипломат Чыңгыз Айтматовның тууына 95 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Казан тамашачысына биш фильм тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә «Татаркино».

Фото: © Татаркино

Беренче көнне, 12 декабрьдә, Чыңгыз Айтматовның шул ук исемдәге повесте буенча Андрей Кончаловскийның «Беренче укытучы» фильмы күрсәтеләчәк.

Фестивальнең икенче көнендә, 13 декабрьдә, Айтматовның шул ук исемдәге китабы буенча Ирина Поплавскаяның «Җәмилә» (1968) һәм Геннадий Базаровның «Әниләр кыры» (1967) фильмнары тәкъдим ителәчәк.

Кинофорумның соңгы көнендә, 14 декабрьдә, тагын ике фильм күрсәтеләчәк, аларның сценарийларын эшләүдә Чыңгыз Айтматов та катнашкан булган. Бу – Толомуш Океевның «Кызыл алма» картинасы (1975) һәм Болотбек Шамшиевның «Ак пароход» фильмнары.

«Кыргызтасмасы» дәүләт Кино үзәге директоры Талантбәк Толобеков чараның мактаулы кунагы булачак. Кино күрсәтүләргә керү ирекле булачак, әмма алдан теркәлү үтү кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot