Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чыңгыз Айтматовка үзе үлгәннән соң Алишер Нәваи премиясе бирелде
Сәмәркандта Төрки дәүләтләр оешмасы әгъза-илләре башлыклары Саммитының тугызынчы утырышы кысаларында мәшһүр кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовка үзе үлгәннән соң «Төрки дөньяның бердәмлегенә керткән өлеше өчен» Алишер Нәваи исемендәге Халыкара премия тапшырылды. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
Кыргыз лидерының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге бүләк Төрки дәүләтләр оешмасы әгъза-илләре башлыклары советы карары белән тапшырылган.
Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев Халыкара премияне Кыргызстан Президенты Садыр Жапаровка тапшырды.
Кыргызстан Президенты кыргыз халкы һәм шәхсән үз исеменнән, Чыңгыз Айтматовның дөнья һәм төрек әдәбиятын, тулаем алганда мәдәниятне үстерүгә гаять зур өлеш кертүен искә алып, мәшһүр язучыны әлеге дәрәҗәле бүләккә лаек дип тапканы өчен Шәүкәт Мирзияевка һәм үзбәк халкына зур рәхмәт белдерде.
Кыргыз дәүләте башлыгы билгеләп үткәнчә, Чыңгыз Айтматовның иҗатын мәңгелек мирас һәм гомуми казаныш дип атарга мөмкин.
Жапаров әлеге бүләкнең атаклы язучының гаиләсенә тапшырылачагын һәм Чыңгыз Айтматовның Бишкектагы Музей-йортында сакланачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз