Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чын егет көрәшеп яшәргә тиеш: Казанда V «Туган Батыр» призларына көрәш ярышлары узды
Кичә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда V «Туган Батыр» призларына көрәш ярышлары узды. Турнирга 400 якын спорт сөюче җыелган иде. Алар 3 юнәлештә – грэпплинг, грек-рим көрәше һәм ирекле көрәш буенча көч сынашты. Ярышларның максаты – яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше, традицион гаилә кыйммәтләрен сеңдерү һәм иң көчлеләрне ачыклау.
Әлеге фикерне катнашучыларга ачылу тантанасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та белдерде.
«Мин сезгә сокланып карыйм, сез шундый яшьтән олимпия уен төрләре белән шөгыльләнәсез. Сез – безнең киләчәгебез, үскәч, безне, әти-әниегезне, яраткан кешеләрегезне саклаучылар. Спорт белән шөгыльләнсәгез, сау-сәламәт, көчле рухлы булырсыз», – дип рухландырды ул яшьләрне.
Ул үзенең балачак хәтирәләре белән дә уртаклашты.
«Мин Саба районында тудым, көрәшеп беренче тапкыр ярышларда откач, авылдашларым, әти-әнием каршында үземне олимпия уеннарын җиңүче итеп хис иткән идем. Безнең вакытта барысы да башкача иде, сезнең мөмкинлекләрегез күбрәк, сезнең өчен зур спорт сарайлары төзелә, тренерлар эшли, киләчәгегез матур булсын. «Туган Батыр» мультфильмындагы герой кебек һәрвакыт көчле рухлы булыгыз», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фестиваль Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия ярдәме белән үткәрелә. Чараның мөһимлеген республиканың Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев та ассызыклады. Аның фикеренчә, нәкъ шундый ярышлар яшьләргә дөрес юлдан атларга ярдәм итә.
«Балаларыбызны киләчәктә деструктив эшчәнлеккә җәлеп итә алмасыннар өчен аларга дөрес әхлакый тәрбия бирергә, сәламәт яшәү рәвешенә, спортка мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. «Туган Батыр» ярышлары шундый чараларның чын үрнәге. Әлеге юнәлештә бергәләшеп эшләвебезгә шатмын. «Туган Батыр» кебек ярышлар тагын да күбрәк булсын иде», – диде Илдус Гәрәев.
«Туган Батыр» проектына нигез салучы, ТР грэпплинг Федерациясе президенты Радик Абдрахманов барлык катнашучыларны кыю булырга өндәде.
«Бүген монда барлык катнашучы да җиңүче. Сез – безнең илебезнең, республикабызның киләчәге, булачак лидерларыбыз. Чын ир-егетләр көрәшеп, көрәшне яратып яшәргә тиеш, һәрвакыт кыю, горур булыгыз», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Туган Батыр» – Казанда уйлап табылган әкияти татар герое. Бүген аңа багышланган мультфильм, ТР халык язучысы Зөлфәт Хәким иҗат иткән 3 әкият, шулай ук мобиль кушымта һәм сайт бар. Шулай ук әлеге проект кысаларында Татарстан Республикасында һәм башка төбәкләрдә спорт һәм патриотик юнәлештәге бәйгеләр оештырыла.
Радик Абдрахманов әлеге проект турында тулырак сөйләде.
«Туган Батыр» проектының глобаль максаты – яшь буын үсешенә уңай йогынты ясау һәм аларга традицион кыйммәтләрне сеңдерү. Бу – ата-бабаларыбызны хөрмәт итү, гаиләңне ярату, батыр, игелекле, кыю һәм гадел булырга өндәгән проект. Без әби-бабайлар өйрәткән барлык кыйммәтләребезне әлеге проект нигезенә салабыз. Без татар халкының милли традицияләрен, спорт төрләрен һәм рухи кыйммәтләрен саклау һәм популярлаштыру өстендә эшлибез», – дип искәртте Радик Абдрахманов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз