news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыгарылыш укучылары имтихан нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталында белә алачак

Быел Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр федераль дәүләт хезмәтләре порталында имтиханнар нәтиҗәләрен белә алачак. Бу хакта Россия мәгариф күзәтчелегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Порталда авторизация узарга һәм «Документлар» бүлегендә «Мәгариф» бүлекчәсендә, яки дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасы аша БДИ нәтиҗәләрен алырга мөмкин», - диделәр ведомствода.

Матбугат хезмәтендә ачыклауларынча, дәүләт хезмәтләре порталында Россиянең барлык төбәкләреннән Бердәм дәүләт имтиханы бирүчеләрнең нәтиҗәләре ачык. Хәзердән үк анда бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру вакыты буенча мәгълүмат кертелә.

Моннан тыш, имтиханнар өчен баллны Россия мәгариф күзәтчелеге сайтында БДИ нәтиҗәләре белән танышу сервисы ярдәмендә дә белергә мөмкин була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100