Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинны юбилее белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинны юбилее белән тәбрик итте, аның республика үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. Ул котлау сүзләрен үзенең MAX каналында урнаштырган.
«Татарстан сезнең ярдәмегез һәм кайгыртуыгызны һәрвакыт сизеп тора - сәнәгать өлкәсен үстерүдән алып спортны алга җибәрүгә кадәр Сез безнең белән! Чын күңелдән рәхмәт сезгә!» - дип язган Татарстан Рәисе.
Миңнеханов Мишустинга нык сәламәтлек, уңышлар һәм яңа казанышлар теләде. Киләчәктә дә бергәләп алга барачакбыз, дигән ышаныч белдерде ул.
Видео: https://max.ru/rustamminnikhanov
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз