news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Тукай авылы мәктәбе директоры: Татар телен атнага өч сәгать укытабыз

Наил Зарипов сүзләренчә, Тукай авылы бөек татар шагыйре исемен йөртсә дә, аның атамасы XVI гасырда авылга килеп төпләнгән беренче кешеләр белән бәйле.

Чувашиянең Тукай авылы мәктәбе директоры: Татар телен атнага өч сәгать укытабыз
Наил Зарипов
Салават Камалетдинов

Чувашия Республикасының Тукай авылы урта мәктәбе директоры Наил Зарипов туган тел дәресләре бөтен сыйныфларда да атнага өчәр сәгать укытылуын әйтте.

«Мәктәбебез 155 ел дәвамында эшли. 2013 елда аның бинасы яңадан төзелде. Хәзер мәктәптә 337 Тукай авылы баласы белем ала. Татар теле укытучыларына бөтен мөмкинлекләр тудырылган: компьютер, интерактив такта, мультипроектор, онлайн дәреслек һәм башкалар. Туган тел дәресләре бөтен сыйныфларда да атнага өчәр сәгать укытыла», - диде Наил Зарипов татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында.

Наил Зарипов сүзләренчә, Тукай авылы бөек татар шагыйре исемен йөртсә дә, аның атамасы XVI гасырда авылга килеп төпләнгән беренче кешеләр белән бәйле. Бүген Тукайда ике меңгә якын кеше яши һәм биш йөздән артык хуҗалык бар икән. Авыл борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле халкы белән Чувашиядән читтә дә дан казанган.

«Яшь буын әби-бабайлар җирендә төпләнеп яши, чит җирләргә китми. Авылыбызда яшь гаиләләр бик күп. Балаларыбызны өйләндергәндә яисә кияүгә биргәндә бары тик үз динендә булган парларны сайлау, балага борынгы исемнәр кушу - олы буын кешеләренең катгый таләбе булып тора. Авылыбызда барысы да татар телендә аралаша», - диде Наил Зарипов.

Зал Наил Зариповны трибунадан көчле алкышлар белән озатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100