news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Шыгырдан авылында Минсәет Таҗетдинов бүләгенә ирекле көрәш турниры булды

 Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылында Россиянең атказанган спорт мастеры Минсәет Таҗетдинов призына традицион 33 нче турнир узды. 

Ирекле көрәш буенча турнирда Чувашия, Татарстан һәм Мари Эль республикалары, Ульяновск өлкәсе командалары катнашты. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Пәһлеваннарны Чувашия Республикасы Дәүләт Советы депутатлары В.Мешков, В.Антонов һәм С.Семенов сәламләде. Алар турнирны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, спорт өлкәсендә зур дәрәҗәләргә ирешкән данлыклы татар егете Минсәет Таҗетдиновка яшь буын көрәшчеләрне әзерләүдә уңышлар теләде һәм турнирның иганәчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Иң оста көрәшчеләребез җиңүче исеменә лаек булды. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды», - ди Минсәет Таҗетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100