news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашстанда республикакүләм татар хатын-кызлары ифтары узды

Чувашстанда республикакүләм татар хатын-кызлары ифтары узды. Чара җәмәгать, дини һәм профессиональ өлкәләрдә актив эшчәнлек алып баручы ханымнарны берләштерде. Биредә Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара төрле җәмәгать өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларны бер мәйданга җыйды. Ифтарга махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче уллары һәм ирләре булган ханымнар, озак еллар дәвамында халыкка ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләре, мәчет-мәдрәсәләрдә белем бирүче мөгаллимәләр, шулай ук иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив катнашучы ханымнар чакырылган иде.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләде һәм җәмгыятьтә хатын-кызларның роле аеруча зур булуын билгеләп үтте. Ул гаилә кыйммәтләрен саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә, милли телне һәм мәдәниятне үстерүдә хатын-кызларның хезмәте бәяләп бетергесез булуын ассызыклады.

Чара кысаларында җәмгыять үсешенә һәм милли традицияләрне саклауга зур өлеш керткән ханымнарны бүләкләү булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot