Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашстан татарларының «Якташлар» җәмгыяте ике зур чара әзерли
25 апрель көнне Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда яшәүче Чувашстан татарларының «Якташлар» җәмгыяте ике зур чара оештыра.
Беренчесе – Чувашия Республикасында туып-үскән, хәзер Татарстанда яшәп иҗат итүче артистлар катнашында «Чулпан» мәдәният үзәгендә зур концерт оештыра. Анда Татарстанның атказанган артистлары Илсур Мортазин һәм Мәүлидә Нургали, Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина, Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Фәйзуллина, автор-башкаручы Гүзәлия, Руслан Мөхәммәтҗанов, Ләйсән Ветрова һәм башкалар катнашачак.
Шушы ук көнне «Якташлар» җәмгыяте җирле татарларның милли-мәдәни берләшмәсе белән берлектә Чувашстанда яшәүче 7-11 сыйныф укучылары өчен Казанга сәяхәт оештыра. Балалар Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак, Татарстан Язучылар берлегендә әдипләр белән очрашачак, Яңа татар бистәсендә эксккурсиядә булачак һәм кичен «Чулпан» мәдәният үзәгендә концерт тамаша кылачаклар, дип хәбәр итә Чувашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз