news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашстан татарлары «Тукай безнең йөрәкләрдә» шигырь укучылар конкурсы игълан итте

Чувашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе Комсомол һәм Батыр муниципаль округлары администрацияләре белән берлектә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» республикакүләм шигырь укучылар конкурсы игълан итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү максатыннан тормышка ашырыла.

Бәйгедә балалар бакчасына йөрүче һәм мәктәптә укучы балалар катнаша ала. Катнашучылар татар телендә иҗат ителгән Г.Тукай шигырен сәнгатьле итеп тәкъдим итәргә тиеш. Әсәрнең темасына туры килерлек атрибутлар, музыкаль бизәлеш һәм башка чаралар кулланырга мөмкин.

Конкурс өч этаптан торачак: беренче этап — 2026 нчы елның 7 нче апреленнән 20 нче апреленә кадәр гомуми белем бирү учреждениеләрендә үткәрү, җиңүчеләрне билгеләү һәм аларның эшләрен республикакүләм конкурска җибәрү; икенче этап – 2026 нчы елның 21-22 нче апрелендә республикакүләм конкурска килгән видеоларны финалга сайлап алу; өченче этап – 2026 нчы елның 23 нче апрелендә Урмай авылының мәдәният йортында финал: җиңүчеләрне билгеләү, нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot