news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашстан татарлары әтиләрнең балалар тәрбиясендәге роленә багышланган чарада катнашты

11 июльдә Чабаксар шәһәренең Николай исемендәге балалар паркында республика күләмендәге «ПапаФест — 2026» фестивале узды. Бу чарада Чувашстан татарлары да катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугатхезмәте.

Фестивальнең максаты — әтиләрнең гаилә тормышындагы һәм балалар тәрбиясендәге әһәмиятен күрсәтү. Бәйрәмгә республиканың төрле почмакларыннан гаиләләр килгән иде.

Татар җәмгыяте вәкилләре, аерым алганда, Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте фестивальдә күрсәтелгән күңелле программада катнашты. Алар башка катнашучыларны традицион ризык — пылау белән сыйлады. Бу чара милләтара һәм динара аралашуның якты мисалы булды.

Фестиваль программасы бик бай булды. Кунакларны төрле уеннар, остаханәләр, спорт мәйданчыклары шатландырды. Балалар һәм әтиләр өчен кызыклы ярышлар, мастер-класслар оештырылган. Сәхнәдә Чувашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе әгъзасы, Согыт авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рамилә Нәҗметдинова кунаклар алдында чыгыш ясады. Шулай ук көрәш һәм каратэ буенча спортчыларның чыгышлары булды.

Әлеге бәйрәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, әтиләрнең балалар тәрбиясендәге ролен күтәрү өчен мөһим вакыйга булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot