news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең Урмай авылы урта мәктәбе 160 еллык юбилеен билгеләп үтте

Чувашиянең Урмай авылы урта мәктәбе 160 еллык юбилеен билгеләп үтте
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Комсомол муниципаль округының Урмай урта гомуми белем бирү мәктәбе 160 еллык юбилеен бәйрәм иткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Мәктәп мөһим һәм матур датаны – 160 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу бәйрәм буыннарның җылы очрашуына әверелде. Залга төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары, элеккеге укытучылар, мәгариф ветераннары – мәктәп гомеренең бер өлеше булган кешеләр җыелды, диелә хәбәрдә.

Сәхнәдә чакырылган кунаклар чыгыш ясаган. Укучылар тамашачылар өчен җыр һәм биюләр әзерләгән. Бәйрәмнең иң истәлекле мизгеле күңелне нечкәртә торган чыгыш – укытучылар хоры булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot