Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиянең Тукай авылында яңа мәчеткә ярымай куйдылар
Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылында төзелә торган мәчетнең кече манараларына ярымайлар урнаштырганнар. Бу эштә Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм иткән. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Аллаһ безгә ризалыгын бирсен, безне һәм киләчәк буыннарны туры юлга юнәлтсен», — диде Урмай мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе, авылның имам-хатыйбы Наил хәзрәт Ямалетдинов. Ул авыл халкы белән бергә дога кылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз