news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең Тукай авылы мәктәбендә көрәш турниры үтте

Чувашиянең Тукай авылы мәктәбендә җирле татарлар милли-мәдәни берләшмәсе призына милли көрәш буенча 2008 елдан соң туучы яшүсмерләр арасында республикакүләм турнир узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.в

Турнирны Комсомол һәм Батыр муниципаль округы администрацияләре, Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе һәм Чувашия Республикасы көрәш федерациясе оештырды. Турнирның максаты – республикабызда милли көрәшне үстерү, яшьләр тарафыннан әлеге спорт төренә кызыксыну уяту.

Тунирда 8 авылдан (Шыгырдан, Урмай, Татар Согыты, Кыр Бикшеге, Озын Куак, Тукай, Кызыл Камыш, Комсомол) 69 яшь көрәшче катнашты. Алар 16 авырлык категориясендә көч сынаштылар. Әлеге турнир беренче мәртәбә генә узса да, бик зур дәрәҗәдә оештырылган иде. Милли берләшмә республикабызның милли көрәш буенча көрәшчеләрне, тренерларны, бу төр спортны сөючеләрне бер мәйданда туплый алды, дип хәбәр итте Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot