news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең Шыгырдан авылында Халыклар дуслыгы елына багышланган бәйрәм концерты узган

Чувашиянең Шыгырдан авылында Халыклар дуслыгы елына багышланган бәйрәм концерты узган
Фото: Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе

Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында Халыклар дуслыгы елына багышланган бәйрәм концерты узган. Тантаналы чара төбәктә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны, татулыкны һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту максаты белән оештырылган. Бу хакта Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Бәйрәм программасында җирле иҗат коллективлары һәм чакырылган артистлар чыгыш ясаган. Концерт кысаларында халыкларның милли гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен һәм бай мәдәни мирасын чагылдырган матур номерлар тәкъдим ителгән.

Мондый бәйрәмнәр буыннар арасындагы элемтәне һәм халыклар бердәмлеген ныгытуда зур роль уйный, дип ассызыклаган чараны оештыручылар.

  • Шыгырдан — Россиядәге иң зур татар авылларының берсе. Ул милли традицияләрне һәм мәдәниятне саклау, милләтара татулыкны үстерү үзәге булып тора. Халыклар дуслыгы елы кысаларында биредә ел дәвамында төрле мәдәни, белем бирү һәм күңел ачу чаралары үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot