news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Шыгырдан авылында татар көрәше буенча турнир үтте

Чувашиянең Шыгырдан авылында татар көрәше буенча турнир үтте

Чувашия Республикасының Шыгырдан авылында татар көрәше буенча турнир үткәрелде. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән сугышчы интернационалист Минхәйдәр Вәлитов истәлегенә багышланган чемпионат республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов башлангычы белән узды.

Интернационалист сугышчылар җәмгыятенең тырышлыгы һәм авыл халкы ярдәме белән оештырылган турнир геройларны хөрмәтләү һәм төбәктә спорт рухын ныгыту традицияләрен дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100