news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Шыгырдан авылында «Шыгырдан моңнары» бәйгесе булды

Чувашиянең Шыгырдан авылында «Шыгырдан моңнары» төбәкара халык иҗаты конкурсы узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Халкыбыз кайда гына яшәмәсен, элек-электән җыр-моңга һәвәс булып, сәнгатьне яратып яшәгән. Ул шатлыклы вакытларда гына түгел, ә авыр чакларында да моңлы озын җырларын көйләгән, бәет-мөнәҗәтен әйткән. Гасырлар дәверендә буыннан-буынга тапшырылган әлеге рухи байлыгыбызны саклау һәм аны яшьләргә җиткерү өчен бүген байтак төбәкләрдә халык иҗаты фестивальләре, конкурслар һәм җыр бәйрәмнәре уза», диелә бу хәбәрдә.

Ульяновскиның «Сембер җыры», Екатеринбургның «Урал сандугачы», Мордовиянең «Туган як тавышлары» дип аталган җыр бәйгеләре нәкъ менә шул максатларны күз уңында тотып уздырыла.

Шушы көннәрдә генә генә Чувашиянең Шыгырдан авылында үткән «Шыгырдан моңнары» төбәкара халык иҗаты конкурсы да дистәләгән моңлы тавышлы үзешчән сәнгать осталарын бер сәхнәгә җыйды, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100