Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиянең Шыгырдан авылында «Әти-Фест» гаилә фестивале узган
Чувашиянең Шыгырдан авылында чуваш татарларының «Әти-Фест» беренче гаилә фестивале узган. Чара Чувашия мәчетләрендә тәҗрибәле остазлар белән Коръән өйрәнүче урта сыйныф укучыларының 22 мәртәбә уздырыла торган шәкертләр бәйрәме дәвамы булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
«Әти-Фест» спорт, көч һәм гаилә бердәмлеге бәйрәме булган. Балалар һәм әтиләр катнашкан ярышлар Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык мәхәлләләреннән катнашучылар җәлеп иткән. Һәр яшь спортчыга гаиләсе, әби-бабасы көч биреп торган.
Фестиваль программасында төрле бәйгеләр һәм ярышлар булган. Тамашачылар атка атланып йөрү, җиңел арбаларда узышу һәм атларда көрәшү ярышларын яратып караган. Төрле яшьтәге малайлар арасында велосипедта узыш, спорт гере күтәрү, шарларга ату ярышлары булган. спорт программасының кульминациясе милли билбау көрәше булган.
Әти-әниләр, бигрәк тә әби-бабайлар үз балалары өчен ярышларның һәр этабында җан атып торган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз