news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Шумерля шәһәре Җәмигъ мәчете янында күп функцияле спорт мәйданчыгы ачылды

Чувашиянең Шумерля шәһәре Җәмигъ мәчете янында мәхәллә активистларының тырышлыгы белән күп функцияле спорт мәйданчыгы ачылды. Тантаналы чараны Россиядә - Укытучы һәм остаз, Чувашия Республикасында Бәхетле балачак елына багышладылар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов мөфти Әлбир хәзрәт Крганов исеменнән сәламләү һәм котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук Шумерля шәһәре башлыгы Эдуард Васильев, шәһәр мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Әдиятуллин һәм чакырылган кунаклар да котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Шул ук көнне мөселман командалары арасында футбол буенча беренче тапкыр балалар мини-турниры узды. Анда Шумерля шәһәренең Җәмигъ мәчете, Шыгырдан авылы Җәмигъ мәчете, Кызыл Камыш мәчете һәм «Гөлстан» мәдрәсәсе командалары катнашты.

Мини-турнирда Кызыл Камыш мәчете командасы – беренче, Шумерля шәһәренең Җәмигъ мәчете мөселманнары – икенче, Шыгырдан авылы Җәмигъ мәчете командасы өченче урынга лаек булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100