news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Сориле авылы мәчетендә кышкы курслар тәмамлануга багышланган очрашу булды

Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Яльчик районының Сориле авылы мәчетендә Аллаһ йортына йөрүчеләр белән мәчет каршындагы кышкы курслар тәмамлануга багышланган йомгаклау очрашуы үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның ноябреннән бирле ислам нигезләрен үзләштергән шәкертләр алган белемнәре белән уртаклашу өчен түгәрәк өстәл янына җыелды. Мөгаллимнәр билгеләп үткәнчә, шәкертләрнең саны елдан-ел арта бара.

Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мансур хәзрәт Хәйбуллов, чарага җыелган мөселманнар каршында чыгыш ясап, мәхәлләнең соңгы биш елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм белем алуның әһәмияте хакында сөйләде.

Мансур хәзрәт шулай ук Аллаһ йорты җитәкчелеге һәм мәчеткә йөрүчеләрнең эшчәнлеген югары бәяләде, мәчет имамы Шәүкәт хәзрәт Сәлахетдиновка, остазлар Гали хәзрәт һәм Тәскирә ханымга халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100