news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең Озын Куак авылында 1879 елда халык акчасына салынган мәчетне төзекләндерәләр

Чувашиянең Батыр районындагы Озын Куак авылында тарихи мәчеткә реконструкция ясалачак. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аллаһ йорты - авылдагы әһәмиятле рухи үзәкләрнең берсе. Ул 1879 елда авыл халкы акчасына төзелгән. Иске бина вакыт таләпләренә җавап бирмәгәнгә, мәчетне төзекләндерергә карар кылганнар», диелә хәбәрдә.

Имам-хатыйб Әмир хәзрәт Алиев хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә реконструкция эшләре башланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot