Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиянең «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле 40 еллык юбилеен бәйрәм итте
11 ноябрьдә Чувашия Республикасының Урмай авылы мәдәният йортында Фәрит Гыйбатдинов исемендәге «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбленең 40 еллык юбилеена багышланган зур бәйрәм концерты узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мишәр» ансамбле — дүрт дистә ел дәвамында татар халкының җыр-моңын, милли биюләрен, гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буыннарга җиткерүче үзенчәлекле иҗат коллективы. Ул — халкыбыз мәдәниятенең җаны һәм хәтере. Бүген ансамбль эшчәнлегендә төрле буын вәкилләре: балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә актив катнаша.
Коллективның 40 еллык тарихында Чувашия татарларының күренекле җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес Фәрит Гыйбатдиновның өлеше аеруча зур. Быел аның бакыйлыкка күчүенә алты ел тулды. Ансамбль бүген дә аның исемен горур йөртә һәм милли мирасны саклау юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам итә.
Юбилей концерты тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Сәхнәдә ансамбльнең халык яратып өлгергән җырлары һәм биюләре яңгырады. Һәр чыгышта татар халкының бай тарихы, милли үзенчәлеге һәм рухи кыйммәтләре чагылыш тапты.
Бәйрәм уңаеннан ансамбльне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Конгрессның Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи котлады. Ул коллективка Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәхнә костюмнары тапшырды.
Шулай ук Фәрит Гыйбатдиновның тормыш иптәше Вагизә Гыйбатдиновага Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды. Чара кысаларында Вагизә ханым Гыйбатдиновага Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Фәрит әфәнденең дуслары һәм авылдашлары ярдәме белән хаҗга барырга сертификат та бүләк иттеләр.
Юбилей тантанасында мәртәбәле кунаклар да катнашты. Алар арасында Чувашия Республикасы мәдәният, милләт һәм архив эшләре министрының беренче урынбасары Татьяна Казакова, район һәм авыл җитәкчеләре, күрше татар авылларыннан килгән кунаклар бар иде.
Татьяна Казакова үз чыгышында «Мишәр» ансамбленең иҗатына югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, бүген Чувашия Республикасында ансамбль катнашыннан башка бер генә милли чара да узмый. Бу исә коллективның республика мәдәни тормышында тоткан мөһим урынын һәм күпьеллык хезмәтенең әһәмиятен күрсәтә.
Бүген ансамбльне Илнар Хисамиев җитәкли. Коллектив, 40 еллык бай тарихына таянып, татар халкының милли сәнгатен саклау һәм популярлаштыру эшен дәвам итә.
Дүрт дистә ел дәвамында сәхнәдә яңгыраган һәр җыр, башкарылган һәр бию — милләтебезгә булган мәхәббәтнең, туган телгә һәм мәдәнияткә тугрылыкның бер чагылышы. «Мишәр» ансамбленең юбилее — бер иҗат коллективының гына түгел, ә бөтен татар халкының рухи байлыгын бәйрәм итү ул, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз