news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең «Гөлстан» мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте Шыгырдан авылында урнашкан «Гөлстан» мәдрәсәсендә дәресләр, сессияләр һәм курслар башлануы турында шатлыклы хәбәр җиткерә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уку процессы тулы куәтенә бара. Студентлар ислам дисциплиналарын үзләштерүгә кереште, иман нигезләрен, Изге Коръәнне укырга һәм гарәп телен өйрәнәләр. Мәдрәсәдәге атмосфера белемгә һәм рухи камиллеккә омтылыш белән сугарылган, диелә хәбәрдә.

I курска документлар кабул итү дәвам итә. Документларны 15 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot