news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең «Гөлстан» мәдрәсәсенә читтән торып укырга теләүчеләрне җыялар

Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылында Чувашия республикасы Диния нәзарәте каршындагы эшли торган «Гөлстан» мәдрәсәсенә читтән торып уку бүлегенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта Россия мөселманнарының Дини җыены хәбәр итә.

Читтән торып уку бүлегендә имам-хатыйб (ирләр өчен), ислам фәннәрен укыту (хатын-кызлар өчен) белгечлекләренә укыталар.

Гариза бирү өчен паспорт күчермәсе, 3×4 күләмендә 2 фотосурәт, белем алу турында аттестат һәм диплом кирәк.

Укырга Чувашиядә һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләрне чакыралар. Читтән килеп укучылар яшәү урыны белән тәэмин ителә.

Уку 3 ел да 8 ай (4 курс) дәвам итә. Укып бетергәннән соң урта һөнәри белем турында диплом бирелә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot