news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең «Гөлстан» мәдрәсәсе шәкертләре диплом эшләре яклады

Чувашиянең «Гөлстан» мәдрәсәсендә белем алучы дүртенче курс шәкертләре диплом эшләре яклады. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәкертләрнең эшләрен кабул итүче комиссия составында Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, мөфти урынбасары Фирдания Әхмәдиева, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казый урынбасары Рәис хәзрәт Яфизов, «Гөлстан» мәдрәсәсе мөгаллиме Илгиз хәзрәт Тәкыйуллин бар иде.

Мәдрәсә «Ислам дини оешмасы персоналы һәм руханилар әзерләү» юнәлеше һәм «Имам-хатыйб, ислам нигезләре укытучысы» белгечлеге буенча квалификацияле кадрлар чыгара, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100