Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашиянең «Гөлестан» мәдрәсәсе шәкерте милли көрәш буенча I Бөтендөнья уеннарында җиңде
Чувашиянең «Гөлестан» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлегендә белем алучы Булат Тумаков милли көрәш төрләре буенча I Бөтендөнья уеннарында үз төрендә беренче урынга лаек булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөтендөнья уеннары Чувашиянең «Чебоксары Арена» Боз сараенда параллель рәвештә сигез спорт мәйданчыгында узды. Программага көрәшнең 13 төре - айкидо, билбау көрәше, каратэ, киокушин, көрәш, мас-рестлинг, хапсагай, керешу, «Рубка» казак кул сугышы, кылыч белән сугышу, ориентал, «Учкур» казак боксы, шахбокс, кыргызкурош – кертелгән иде. Шулай ук Россия көрәш сәнгате берлеге составына кергән спорт төрләре - дзюдо, самбо, ушу-саньда, кунгфу, тай боксы, кикбоксинг, бокс – буенча төбәк ярышлары оештырылды.
Бөтендөнья уеннарының гомумкоманда зачетында Россия Федерациясе командасы – беренче, Иран Ислам Республикасы спортчылары – икенче, Кыргызстан Республикасы командасы өченче урынга лаек булды.
Уеннарда 25 илдән килгән ике меңгә якын спортчы, тренерлар, командаларның рәсми вәкилләре, судьялар катнашты. Россия җыелма командасы составында илнең 25 субъектыннан килгән вәкилләр чыгыш ясады.
Ярышларны көн саен ике мең кеше тамаша кылды. Уеннар «Матч» телеканалы, шулай ук интернет-видеосервисларда турыдан-туры трансляцияләнде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз