news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең Чичкан авылы мәчетенең 35 еллык юбилее зур тантана белән билгеләп үтелде

Чувашия Республикасының Чичкан авылы мәхәлләсе мәчетенең 35 еллык юбилее зур тантана белән билгеләп үтелгән. Бу хакта Чувашия татарларының «Вакыт» газетасы хәбәр итә.

Мәчет 35 ел дәвамында авылның рухи үзәге булган. Биредә көн саен азан яңгыраган, Коръән укылган, балалар дини гыйлем алган.

Юбилей уңаеннан мәчеттә халык ярдәме белән зур ремонт эшләре башкарылды. Галәмнәргә җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган аенда мәчеттә зур юбилей чарасы оештырылды. Кунаклар Коръән укыды, салаватлар әйтте, Пәйгамбәребезне мөнәҗәтләрдә зурлады һәм мәчеткә котлау сүзләрен җиткерде. Бу күркәм мәҗлес авыл халкының рухи бердәмлеген тагын да ныгытучы онытылмаслык вакыйга булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot