news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Батыр районы башлыгы: Районда 90 төрле авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртелә

«Терлекчелек продукциясен эшкәртүне җайга салдык. Хәзер үсемлекчелек продукциясен эшкәртүне көчәйтү бурычын куябыз», - диде Рудольф Селиванов.

Чувашиянең Батыр районы башлыгы: Районда 90 төрле авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртелә
Рудольф Селиванов
Салават Камалетдинов

Чувашиянең Батыр муниципаль округы башлыгы Рудольф Селиванов районда 90 төрле авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртелүен әйтте.

«Районыбызның 90 мең гектар җире, 54 хуҗалыгы, 1,5 мең эшмәкәре, 14 мең шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Күптән түгел генә без ашлык үстерә, ит һәм сөт җитештерә белгән булсак, хәзер без аларны эшкәртергә дә өйрәндек һәм бу яхшы килеп чыга. Хәзер районда 90 төрле авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртелә», - диде Рудольф Селиванов XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында.

14 февральдә XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Чувашиянең Батыр һәм Комсомол районнарындагы татар авыллары белән танышты.

«Районнан чимал гына чыгару эшмәкәрләрне дә, район җитәкчесе буларак, мине дә, нык борчый иде. Без бу мәсьәлә буенча эшмәкәрләр белән күп очраштык, фикерләштек һәм ниһаять, терлекчелек продукциясен эшкәртүне җайга салдык. Хәзер үсемлекчелек продукциясен эшкәртүне көчәйтү бурычын куябыз. Без үзебезнең булдыклы икәнебезне исбатладык, хөкүмәтебез алдында ышаныч яуладык, шуңа күрә районда индустриаль парк төзү карары кабул ителде», - диде Рудольф Селиванов.

Батыр муниципаль округы башлыгы индустриаль паркы товар җитештерүчеләргә үз продукциясен урнаштырырга ярдәм итәчәген әйтте. Аның сүзләренчә, җитештергән әйберне сату – һәр эшмәкәр өчен мөһим мәсьәлә. Районның19 кооперативы да җитештерүчеләргә бу мәсьәләдә ярдәм итә икән.

«Батыр районында 12 сугым цехы бар. Аларның күбесе татар авылларында. Татарлар бу эштә алдыра. Кайбер әйберләрне чувашлар яхшырак эшли. Иң мөһиме, чувашлар белән татарлар бер-берсеннән яңа һөнәрләргә өйрәнеп, үсеш кичерә. Күпмилләтле халкыбыз – ул районның иң зур байлыгы», - диде Рудольф Селиванов.

Алдарак Рудольф Селиванов Батыр районында 32 мең кеше яшәвен, шуларның 24 проценты татарлар булуын әйткән иде. «Безнең округта 8 татар авылы, 19 мәчет бар. Батыр муниципаль округы - социаль һәм икътисади яктан Чувашиянең иң алдынгы районнарының берсе. Алга китешнең нәтиҗәсе - күп милләтле халык, бер-беребезнең эшен күреп өйрәнә, үсә белү», - дигән иде ул XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын каршылаганда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100