news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядән Рамил Идиатуллин: Балаларны телефоннан аеру өчен бәрәңге бизнесына җәлеп иттем

Чувашиядән Рамил Идиатуллин: Балаларны телефоннан аеру өчен бәрәңге бизнесына җәлеп иттем

«Слава Картофель» җаваплылыгы чикләнгән агрофирма җитәкчесе Рамил Идиатуллин телефон һәм интернеттан аеру өчен, балаларын бәрәңге бизнесына җәлеп иткән.

«Хәзер телефон тотып, башка телдә сөйләшеп йөрүче балалар безнең авылда да бар. Белгәнебезчә, ана теленә мәхәббәт яшьтән үк башлана. Бу күренешкә каршы торырга тырышабыз. Шуңа күрә балаларыбыз бәрәңге бизнесында булыша. Кайда гына булсак та, горурланып яшибез. Газиз телебезне, гореф-гадәтләрне саклап калырга кирәк», - диде ул XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

Рамил Идиатуллин бизнесы белән таныштырды. «35 тонна бәрәңге утырта башлаган идек. Беренче елларда мәктәптә укыганда бәрәңгене кул белән җыйдык. Университетны тәмамлаганнан соң авылга эшләргә кайттым. Бүгенге көндә 5 мең гектар җир эшкәртелә. Яңа технологияләр белән җиһазландырылган саклагычлар кулланабыз. Бәрәңге үстерү буенча федераль программада катнаша башладык», - ди ул.

«2017 елда лаборатория ачтык, биш ел дәвамында бәрәңге үстерәбез. Теплица компексы ясадык, төрле сортлар үстерәбез. Төп бурычыбыз – Россиядә сортлар үстерү. Хәзерге вакытта агрофирмада 230 кеше эшли. Моны мөһим дип саныйм. Якташыбыз Ркаил Зәйдулла «эшмәкәрләре булмаган авылның бүгенгесе юк», - дигән иде. Шөкер, авылыбыз алга бара», - диде эшмәкәр.

Ул авыл халкы белән белән тату, күңелле эшләвен әйтте. «Бүгенге көндә бакчалар, мәктәп-мәдрәсә гөрләп эшли», - диде Рамил Идиатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100