news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядан килгән делегат: Укыту сәгатьләре кимү татар телен саклауга кыенлыклар тудыра

Чувашиядан килгән делегат: Укыту сәгатьләре кимү татар телен саклауга кыенлыклар тудыра
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чувашия Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Фирдания Галәветдинова «Милләт җыены»ның пленар утырышында Чувашия Республикасының татар авылларында гореф-гадәтләрне һәм телне ничек саклаулары турында сөйләде.

«Тел һәм гореф-гадәтләр – рухи байлык, һәм алар киләчәктә дә сакланып калырга тиеш. Чувашия Республикасы авылларында татар теле – көндәлек тормышның бер өлеше, ә балалар гаиләләрдә һәм мәктәпләрдә туган телне яратып саклыйлар. Безнең татар авылларының үзенчәлеге – буыннар бәйләнеше, татар авылларында 3-4 буынның бергә яшәве – гадәти күренеш. Балалар олылардан күреп гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне өйрәнә», – диде ул.

Аның сүзләренчә, татар авыллары тормышында дин бик зур урынны алып тора һәм һәр татар авылында мәчетләр бар. «Мин яшәгән Урмай авылында 3 мәчет эшләп килә, алар яшьләр белән тулган. Һәр мәчеттә дини белем бирү оештырылган», – дип искәртте ул.

Укытучы буларак ул үзенең дәрестән тыш чараларны татар телендә алып барырга, дәресләрдә татар тарихын өйрәтергә тырышуын әйтте, әмма татар телен укыту сәгатьләре кимүе һәм чыгарылыш имтиханының булмавы кыенлыклар тудыруын билгеләде.

«Туган тел – безнең иң зур хәзинә, аны саклау – милләтне саклау. Кызганыч, татар телен укыту сәгатьләре кимүе, чыгарылыш имтиханнарында ана теленең булмавы кыенлыклар тудыра, ләкин без барыбер аны саклап калырга тырышабыз. Безнең мәктәптә дәресләр рус телендә барса да, мәктәптә аралашу теле буларак татар теле сакланып килә», – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot