news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядән Александр Блинов: Телне белмәсәк, мәдәниятебезне дә югалтабыз

Казанның 186нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда төбәкләрдә туган телләрне саклау һәм популярлаштыру темасына багышланган семинар булды. Чабаксарда узучы телләр фестиваленең төп оештыручысы Александр Блинов соңгы 2-3 елда яшьләр арасында туган телгә кызыксыну арта баруын сөйләде.

Чувашиядән Александр Блинов: Телне белмәсәк, мәдәниятебезне дә югалтабыз
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

Тел мәдәният мохитен формалаштыра. Телне белмәсәк, мәдәниятебезне дә югалтабыз. Туган телләребездә чараларның күбрәк уздырылуын теләр идем. Тел яшәсен өчен, без телне өйрәнү мөмкинлеген булдырырга тиеш. Телне туганнар, дуслар белән генә аралашканда кулланырга түгел, ә тормыш-көнкүрештә дә практикалаштыру зарур. Аеруча яшьләр арасында телнең престижын формалаштыру мөһим. Тел матур итеп, яшьләрчә, заманча тәкъдим ителә икән, ул җәлеп итеп тора. Минемчә, соңгы 2-3 елда яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә кызыксыну арта бара. Моңа сөенергә кирәктер.

Тел ул – мәдәни мирас байлыгы. Теге яки бу җирлектә, төбәктә яшәгән вакытта без шул җирлектәге телне белергә тиеш. Әгәр җирле кешегә аның туган телендә 1-2 сүз әйтсәк, безнең алда күбрәк мөмкинлекләр ачылыр, үзара аңлашу булыр. 15 ел мин чуваш телен укыттым. Белемем буенча – чит телләр мөгаллиме һәм хәзер дә шуның белән шөгыльләнәм. Төрле илләрдә булдым, төрле телләрдә сөйләшәм һәм туган телемне бик үк яхшы белмәвемне аңладым. Туган телемне тагын да тирәнтен өйрәнә башладым. Берүзем берни дә хәл итә алмагач, фикердәшләр табып, нәрсәне дә булса үзгәртеп булыр иде, дигән фикергә килдем.

Без түбәндәге принципларны исәпкә алып эшкә керештек: башка халыкларның мәдәниятен, динен, телен, фикерен хөрмәт итү, борынгы мирасны саклау һәм аның киләчәктә үсеше (мәсәлән, без урамга түбәтәй һәм милли костюм киеп чыга алабыз – бу яхшы, матур күренә. Ләкин ул милли киемнәр күбрәк сәхнә өчен яисә бәйрәм вакытында кию өчен генә бара. Шуңа күрә без милли элементларны кулланып, заман белән бергә тәңгәл китерергә тиеш). Милли телләр республикаларда гына түгел, чит төбәкләрдә дә яши, һәм аларның үзенчәлекләре бар.

Башкаларга үрнәк булу да мөһим. Татарстан Республикасы үрнәгендә без теге яки бу эшне булдырып чыга алуыбызга ышанабыз. Проект эшчәнлеге дигәндә, без үткәргән иң мөһим чара ул – Чуваш теленең җәйге университеты (2010 елдан башлап). Быел 120 катнашучы булды. Чуваш теле курсларын үткәрәбез, кызыклы кунакларны, шәхесләрне чакырабыз. Анда барлык яшьтәге кешеләр дә килә, хәтта гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Уртача яшь – 25-30 яшь. Мотлак рәвештә башка төбәкләрдән кунакларны чакырабыз (Марий Эл, Татарстан, Осетия, Мәскәү өлкәсе һ.б). Бер казанда гына кайнамасак иде, еш кына шулай була бит: милли активистлар туган тел өлкәсендәге мәсьәләләре белән генә йомылып кала. Без үзебезнең тәкъдимнәрне дә, төбәкләрдәге кешеләрнең идеяләрен дә тыңларга, исәпкә алырга тиешбез.

Быел без Җәйге университетның эшчәнлеген киңәйттек: төшкә кадәр чуваш телен өйрәнсәләр, төштән соң телне укыту, IT-технологияләр, социолингвистика фәннәрен укыдылар. Яхшы, заманча төркемнәрне чакырып, концертлар, түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Боларны оештыруда кем дә булса акча түлиме, дисәгез, беркем дә түләми. Катнашучылар үз хисапларына килә, без боларны үзебезнең хисапка оештырабыз.

2020 елдан чуваш телен өйрәнү буенча түләүсез онлайн курслар эшләтеп җибәрдек. Мәсәлән, язын 400дән артык кеше язылган иде. Алар хәзер дә дәвам итә, хәзерге вакытта 180ләп кеше укый. 8 укытучы чуваш телен өйрәтә. Без моны үзебезнең инициатива буенча бушлай эшлибез.

Узган елдан мәктәп укучылары өчен чуваш телендә фәнни-гамәли конференция үткәрә башладык. Укучылар чуваш телендә докладлар әзерли һәм чыгыш ясый. 7 секция, 40лап укучы катнашкан иде. Ул быел да дәвам итәчәк.

Чуваш яшьләре форумын да без башлап җибәрдек. Анда фәкать яшьләр үзләре турында, нәрсә эшләргә кирәклеге турында чыгыш ясый. Без яшь чуваш бизнесменнарын, чуваш студентларын чакырабыз. «Без чувашча сөйләшәбез» акциясен узган атналарда гына уздырдык, Чувашиядә 40лап заправкага барып, кешеләр белән чуваш телендә сөйләштек. «Ә сез чувашча сөйләшәсезме?» – дип кенә сорадык. Кеше чуваш телендә сөйләшә икән, без аңа кружка бүләк итә бардык. Бөтен Чувашия буйлап йөрдек, барлык заправкада да булдык, дип әйтә алмыйм, әмма бу – кызыклы тәҗрибә иде. Кешеләргә туган телләрендә мөрәҗәгать иткәч, аларның йөзләрендә елмаю барлыкка килде, шатландылар, рәхмәт әйттеләр. «Әлбәттә, чуваш теле – безнең өчен бик мөһим тел», – дип ачылдылар. Алга таба кафе, даруханәләргә дә барырбыз, дип уйлыйм.

1996 елдан Телләр фестивален үткәрә башладык. Аның кысаларында төрле телләр турында сөйлибез. Үзбәк, монгол һәм башка телләр турында сөйләргә теләүчеләр булса, без аларны күрсәтергә тырышабыз. Аны кызыклы, мавыктыргыч итеп тәкъдим итәләр икән, кешеләрнең телләргә кызыксынуы уяна, ди ул.

Семинарда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100