news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядәге татар мәктәбе укытучылары Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына чыкты

Чувашиянең Комсомол муниципаль округының Тукай урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Президент платформасының масштаблы проекты — «Мәгариф флагманнары» Бөтенроссия конкурсында зур уңышка иреште. Команда конкурсның ярымфиналына үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу казаныш — педагогларның күпьеллык фидакарь хезмәте, бердәмлек һәм югары профессиональ осталыкның лаеклы нәтиҗәсе. Сайлап алу этапларында укытучылар үзләренең инновацион методикаларын һәм проектларын лаеклы күрсәтеп, эксперт комиссиясенең югары бәясен алдылар.

Команда составында укытучылар Зәйнуллина Зөһрә Госман кызы, Хәйртдинова Гүзәл Миназим кызы, Вәлиахметова Зилә Илгизәр кызы, Ибраһимова Гөлсу Марат кызы һәм Зиннәтуллина Гөлсу Сәнгать кызы. Хәзер аларны конкурсның төп өлешендә катнашу көтә.

Педагогларга яңа сынаулар узарга һәм үзләренең иң яхшы тәрбия бирү һәм идарә практикаларын бөтен ил күләмендә тәкъдим итү өчен менә дигән мөмкинлек ачылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot