news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядәге нефть суырту станциясенә Украина пилотсыз очкычы һөҗүм иткән

Бүген Чувашиянең Цивильск округы Конар бистәсе янындагы нефть суырту станциясенә Украина пилотсыз очкычы һөҗүм иткән. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев телеграм-каналында хәбәр итә.

«Кешеләргә куркыныч янамый, зыян күрүчеләр юк. Объектка бераз зыян килде, аның эше туктатылды», - диде ул.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү системасы көчәйтелгән режимда эшли. Ситуация тулысынча контрольгә алынды, төбәкнең һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, дип ышандырды Николаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot