Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәмидулла хәзрәт Минаҗетдинов Чувашиянең Баш казые итеп билгеләнде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты авылында казыйлар утырышында республика мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов төбәкнең дини структурасын ныгытуга юнәлгән кадрлар үзгәреше турында хәбәр итте. Бу хакта Чувашия мөфтиятенең Телеграм-каналында хәбәр итәләр.
Элек Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте Баш казые урынбасары булган Хәмидулла хәзрәт Минаҗетдинов хәзер республика казыятын җитәкләячәк. Ул үзенең актив эшчәнлеге, аерым алганда, Урмай авылында Рәхимулла хәзрәт исемендәге Җәмигъ мәчетен реконструкцияләүне җитәкләве белән билгеле. Яңартылган мәчет 2022 елда Чувашия һәм Татарстан башлыклары катнашында ачылды.
Рәис хәзрәт Яфизов һәм Рәфыйк хәзрәт Кадыйров казый ярдәмчеләре булып билгеләнгән. Аларның бурычы – дини-хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә булышу һәм үзара хезмәттәшлекне ныгыту.
«Бу кадрлар үзгәреше Чувашия өммәтенең рухи һәм административ нигезләрен ныгытуга юнәлгән. Хәмидулла хәзрәт Минаҗетдинов – тәҗрибәле җитәкче, аның төбәктә ислам үсешенә керткән хезмәте бәхәссез. Баш казый буларак аның һәм ярдәмчеләре Рәфыйк хәзрәт Кадыйров һәм Рәис хәзрәт Яфизовның эше Чувашия мөселманнарын берләштерүдә һәм актуаль бурычлар чишүдә, шул исәптән хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүдә һәм динара диалогта яңа этап булыр дип ышанам», – дигән Чувашия мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз