news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә вәгазьләр кичәсендә «хәләл» һәм «хәрам» төшенчәләре турында сөйләделәр

Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында «Өч сәхабә мәчете» Җәмигъ мәчетендә вәгазьләр кичәсе узды.

Дин т отучылар белән очрашуны Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов үткәрде. Ул вәгазендә мөселманнарга «хәләл» һәм «хәрам» төшенчәләре турында сөйләде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр пәнҗешәмбе Үзәк Җәмигъ мәчетендә ястү намазыннан соң вәгазь сөйләргә җыеналар. Теләге булган һәр кеше Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтенең Телеграм-каналында туры онлайн-эфирда вәгазь тыңлый ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100