Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиядә укучылар өчен татар шагыйрьләре белән иҗади очрашу оештырылды
2026 елны Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Чувашиядә Халыклар дуслыгы елы, ә Бөтендөнья татар конгрессында Габдулла Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу уңайдан Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе бөтендөнья конгрессы, Комсомол һәм Батыр округлары администрацияләре мәктәп укучылары өчен татар шагыйрьләре белән очрашу оештырды. Бу хакта Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Балалар белән очрашуга Казаннан танылган шагыйрьләр, Муса Җәлил исемендәге яшьләр премиясе лауреатлары Булат Ибраһим һәм Рифат Сәлах килгән.
Иҗади очрашу Комсомол округлары Урмай мәдәният йортында, Батыр округының Озын Куак һәм профессор Әнвәр Фәизов исемендәге Шыгырдан мәктәпләрендә оештырылды. Чара укучыларга милли тәрбия бирү, татар халкының иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү максатыннан уздырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз