Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиядә «Тукай безнең йөрәкләрдә» шигырь укучылар бәйгесенең икенче этабы узды
Чувашия Республикасы Урмай авылы мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» республикакүләм шигырь укучылар конкурсының икенче этабы узган. Бәйгене Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе белән Комсомол һәм Батыр муниципаль округлары администрацияләре оештырган. Бу хакта Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе хәбәр итте.
Конкурска йөздән артык гариза һәм видеоязма кабул ителгән. Жюри әгъзалары, видеязмаларны карап, 46 конкурсантны финалга сайлап алган.
23 апрельдә Урмай авылының мәдәният йортында бәйгенең финалы узачак.
Катнашучылар шагыйрьнең лирик шигырьләрен укыячак һәм авторның әкиятләреннән өзекләрне сәхнәләштереп тәкъдим итәчәк.
Конкурсантларның чыгышларын Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар – язучы, артист Алмаз Хәмзин һәм язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев бәяләячәк.
Тукай – ул безнең татар дөньясының көзгесе. Урмайда мондый зур масштаблы чара уздыру – безнең өчен зур горурлык. Балаларның күңелендә Тукай сүзе яшәсә, татар теле дә яшәячәк, дип билгеләп үтте оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз