news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә татар телендә укытучы педагоглар өчен «Татар теле – халкым теле» бәйгесе узды

Чувашиядә татар телендә укытучы педагоглар өчен «Татар теле – халкым теле» бәйгесе узды
Фото: «Чувашия татарлары» телеграм-каналы

Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округы Кызыл Чишмә авылында төрле фәннәрне татар телендә укытучы педагоглар өчен II Бөтенроссия «Татар теле – халкым теле» конкурс-семинары узган. Бу хакта «Чувашия татарлары» телеграм-каналы хәбәр итә.

Бәйгегә илебезнең Свердлау, Астрахань өлкәләреннән, Чувашия һәм Татарстан республикалары мәктәпләреннән укытучылар җыелган. Конкурста төрле фәннәрне татар телендә укытучы педагоглар көч сынашкан. Экспертлар 150дән артык эшне караган. Иң яхшы эшләрнең авторлары конкурс финалына чакырылган. Укытучылар тәҗрибә уртаклашкан, түгәрәк өстәлләрдә һәм һөнәри остахәнәләрдә катнашкан. Дәресләр карау, экспертлардан киңәшләр алу, анализлар тыңлау, саллы фикерләр ишетү укытучылар өчен бик файдалы булган. Педагоглар туган телдә үткәрелә торган дәресләрне замана таләпләренә туры китерү алымнары турында сөйләшкән. «Татар теле халкым теле» семинарында экспертлар үз чыгышларын тәкъдим иткән, мөгаллимнәр тәҗрибәләре белән бүлешкән, милли мәгариф темасына карата фикер алышкан.

Конкурста җиңүчеләргә истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйгедә җиңелүче булмады, чөнки һәрбер катнашкан укытучы белем, тәҗрибә, ихлас аралашу, матур истәлекләр алып кайтып китте. Татар телен белгән, тарихын өйрәнгән, саклаган һәм татар булуы белән горурланган укытучылар – милләтебез хәзинәсе, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot