news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә «Татар теле – халкым теле» төбәкара бәйге-семинары башланды

Чувашиядә «Татар теле – халкым теле» төбәкара бәйге-семинары башланды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Чувашия Республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылында «Сәләт-Батыр» балалар үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Татар теле – халкым теле» төбәкара бәйге-семинары башланып китте. Чара 19 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья Татарстан конгрессы.

Бәйге-семинар Кызыл Чишмә авылының танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы, СССРның, РСФСРның мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны, милләтебезнең күренекле шәхесләрен тәрбияләгән мөгаллим, шул исәптән техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, танылган шагыйрь Җәүдәт Сөләймановның әтисе Шәүкәт Сөләймановның тууына 100 ел тулуга багышланган.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов катнашты.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

news_right_1
news_right_2
news_bot