news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә татар милли меценатлык традицияләренә багышланган лекторий узды

Чувашиядә татар милли меценатлык традицияләренә багышланган лекторий узды
Фото: Чувашия Республикасы мөфтияте

Чувашия Республикасының Комсомол округындагы Урмай авылының «Урта» үзәк җәмигъ мәчетендә округның рухи һәм мәдәни тормышы өчен чын мәгънәсендә әһәмиятле вакыйга булды. Мәчеттә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевның лекторие узды, дип хәбәр итте Чувашия Республикасы мөфтияте.

Очрашу «Татар милли меценатлык традицияләре: дәресләр һәм хәзерге заман» темасына багышланган.

Чара чын фән һәм тарих бәйрәменә әверелде. Кунакларга татар сәүдәгәрләре-хәйриячеләренең бай мирасы турында сөйләп кенә калмадылар, Милли музейның «Яхшылык юлы. Татар сәүдәгәрләре һәм аларның мирасы» дип аталган уникаль күргәзмәсен тәкъдим иттеләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot