news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә татар лагере иҗади балаларны үзенә җыйды

Чувашиядә татар лагере иҗади балаларны үзенә җыйды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Чувашиядә эшләп килүче «Сәләт-Батыр» татар лагеренда «Рухият» аланы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Биредә иҗат белән шөгыльләнүче балалар ял итәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Чараны Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фондының генераль директоры Лениза Ризванова сәламләү сүзе белән башлап җибәрде. Чакырылган кунаклар арасында Россия Федерациясенең һәм Чувашия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Шакиров һәм Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе киңәшчесе Гөлнур Сабитова да бар иде. Аларның һәммәсе базаның югары дәрәҗәдә эшләп килүен әйтте.

Үз чиратында, «Сәләт-Батыр» Яшьләр иҗтимагый үзәге директоры Камил Сөләйманов лагерьга килүчеләргә һәм командага рәхмәт әйтте, шулай ук нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

Сәлкешләр бу көнне зарыгып көтте. Аларны алда кызыклы остаханәләр, дәресләр, чаралар һәм башка программалар көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot