Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиядә «Татар кызы – 2026» сайладылар
Урмай авыл мәдәният йортында татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан чыгып, Чувашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе Чувашстан татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән берлектә мәктәп укучылары арасында «ТАТАР КЫЗЫ -2026» республикакүләм бәйге уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- «Татар кызы» — гүзәллек, акыл һәм милли рух бәйгесе. Ул татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда, яшь буында милли үзаң формалаштыруда, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда һәм татар кызларының иҗади сәләтләрен ачуда мөһим роль уйный. Бәйге татар кызларына үзләренең рухи байлыгын, белемнәрен, иҗади сәләтләрен күрсәтергә, милли мәдәниятне саклау эшенә үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирә һәм шул сыйфатларны зур сәхнәдә ачып салырга ярдәм итүче зур проект ул.
Кызларның һәрберсе нигезләмә таләпләренә туры килеп әзерләнгән. Шуңа да жюри төркеменә кызларның иң- иңнәрен сайлап алу җиңелләрдән булмады. 7 кыз арасыннан «Татар кызы – 2026» конкурсының төп җиңүчесе Гран-при иясе – Чичкан авылыннан Илназ Миңнуллова булды.
Җиңүче билгеләнсә дә, һәр катнашучы кыз – инде үзе бер җиңүче, чөнки ул татар рухын күтәреп йөри, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз