news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә сугыш-әфганчы Ришат Гыйбатдинов истәлегенә волейбол турниры узган

«Спортчылар һәм оештыручылар тынычлык, дуслык һәм тынычлык сорап, дога кылды», — диде Хәйдәр Сафиуллин.

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Чувашиянең «Кетне» футбол-спорт клубында сугыш-әфганчы Ришат Гыйбатдинов истәлегенә хезмәт ветераннары арасында волейбол турнирын уздырганнар. Турнирда Чабаксар, Канаш, Ибрес һәм Комсомольск командалары катнашкан.

«Коръән аятьләре һәм сәламләү сүзләре белән турнирның тантаналы өлешен Чувашиянең имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин башлап җибәрде. Барлык ветеран сугышчылар парадлы киемнәрдән килгән иде»,  — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашиянең өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин.

Сәламләү сүзләре белән Урмай авыл җирлеге башлыгы Минзәет Зәйнуллин чыгыш ясаган. «Турнирга Ришат Гыйбатдиновның туганнары — Румия ханым, Харис Гыйбатдинов, Нәҗметдинов Сахров килгән иде, алар барлык килүчеләрне хәтер көне белән котлады. Линар Габдуллов кораллардан торган күргәзмә оештырган иде»,  — ди ул.

«Очрашуның тантаналы өлешен командаларның уены белән дәвам итте, һәркем кызыксынып күзәтте. Дустанә турнирдан соң, тәм-томнар белән сыйланып, спортчылар һәм оештыручылар тынычлык, дуслык һәм тынычлык сорап, дога кылды»,  — диде автономия рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot