news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Байтемиров: Чувашиядә себер түләмәсе йоктыручылар белән аралашкан 126 кеше хастаханәдә

Байтемиров: Чувашиядә себер түләмәсе йоктыручылар белән аралашкан 126 кеше хастаханәдә
Солтан Исхаков

Чувашиянең Цивильск районында ике кешенең себер түләмәсе (сибирская язва) йоктыруы билгеле. Алар белән контактка кергән тагын 126 кешене хастаханәгә китергәннәр. Бу хакта «Интертат» электрон газетасының социаль челтәрендә чыга торган «Күзгә-сүз» тапшыруында Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров әйтте.

«Яңа гына хәбәр килде, Чувашиядә 126 кеше хастаханәдә ята. Алар – себер түләмәсе йоктырган кешеләр белән контактка керүчеләр. Бүген әлеге авыру белән чирләүчеләр икәү. Әмма контактка керүчеләрне дә тикшерү бара», - диде ул.

Камияр Байтемиров чит регионнардан мал сатып алганда игътибарлы булырга чакырды.

«Икенче регионнан мал сатып алганда сак булыгыз, аның ветеринар белешмәсе булырга тиеш. Шулай ук ул районнан мал алырга ярыймы-юкмы, ветеринарлардан анысын да сорашыгыз», – диде Камияр Байтемиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100