Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашиядә Миңнегалим хәзрәт Фәткуллов исемендәге мәчетнең 15 еллыгын бәйрәм итәләр

Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Шыгырдан авылының Миңнегалим хәзрәт Фәткуллов исемендәге 39нчы мәхәллә мәчетендә Аллаһ йортына нигез салынуга 15 ел тулуга багышланган бәйрәм үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм кысаларында хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Конкурста өч номинация – «Коръән уку», «Тәбарәк» һәм «Ясин» сүрәләрен яттан белү», «Коръәннең соңгы 11 сүрәсен яттан белү» - каралган иде.
Имам-хатыйб Илгиз хәзрәт Тәкыйуллин, барлык кунакларны сәламләп, Изге Коръән аятьләрен укыды һәм бәйрәмгә килгән һәркемгә рәхмәт белдерде.
Кунаклар каршында Шыгырдан территориаль бүлеге башлыгы Марат Айзатуллов, мәхәллә советы рәисе Минсеуил Янешев та чыгыш ясады.
Мәхәллә вәкилләренә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды, кунаклар өчен бәйрәм табыны да әзерләнгән иде. Чара бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү һәм бергәләп дога уку белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз